Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләренә кереште

2020 елның 31 марты, сишәмбе

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә урманнарга килгән гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләренә кереште. Узган атна ахырында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Кызыл Йолдыз урманчылыгының Теләче, Котлы Бөкәш, Арыш һәм Әбде кишәрлекләренә караган территорияләрдә 4 яңа беседка урнаштырды.

Исегезгә төшерик, мондый эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексында каралган. Аның кысаларында учреждение белгечләре тарафыннан шулай ук янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдыру, янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзү һәм реконструкцияләү, мәгълүмат такталары, аншлаглар, янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру һ.б. эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International