«Татарстан урманнарын саклыйк!» XIII ачык конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Халыкара урманнар көненә багышланган «Татарстан урманнарын саклыйк!» XIII ачык конкурсына йомгак ясалды. Конкурс «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ тарафыннан «Татарстанның ямьле урманнарын саклыйк» (рәсемнәр), «Урман – минем яшел дустым!» (табигый материаллардан эшләнмәләр) һәм «Урманны янгыннардан саклагыз» (листовкалар) дигән өч номинация буенча 2020 елның 9 нчы гыйнварыннан 6 нчы мартына кадәр уздырылды.

Конкурска Казан шәһәре, Биектау һәм Лаеш муниципаль районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалардан һәм мәктәп укучыларыннан барлыгы 900 эш кергән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар арасында «Татарстанның ямьле урманнарын саклыйк» номинациясендә 1 нче урынга 200 нче балалар бакчасыннан Глеб Ильбахтин лаек булган, 2 нче урында –Владислав Кириллов (226 нчы балалар бакчасы), 3 нче урында – Анастасия Носкова (200 нче балалар бакчасы).

1-5 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урында – Рифат Салихҗанов (4 нче сыйныф, Мүлмә урта мәктәбе), 2 нче урында – Мөслим Хәбибуллин (2А сыйныфы, 34 нче мәктәп), 3 нче урында – Иван Сорокин (5а сыйныфы, 151 нче мәктәп).

6-11 нче сыйныф укучылары арасында Алинә Алексеева (9А сыйныфы, 140 нчы мәктәп) җиңү яулаган, 2 нче урында – Мария Паутова (6Б сыйныфы, 91 нче мәктәп), 3 нче урында – Михаил Гольбрайх (6 нчы сыйныф, 57 нче мәктәп).

«Урман – минем яшел дустым» номинациясендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар арасында 1 нче урынны Эльмира Жданова яулаган (82 нче балалар бакчасы), 2 нче урында –  Чулпан Саттарова (121 нче балалар бакчасы), 3 нче урында – Усад балалар бакчасының зурлар төркеме коллективы.

1-5 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урын өчен көрәштә Амелия Зәкиева җиңгән (2 нче сыйныф, Мүлмә урта мәктәбе), 2 нче урында – Алмаз Хәйруллин (3Б сыйныфы, 166 нчы мәктәп), 3 нче урында – Арина Челядинова (2В сыйныфы, 151 нче мәктәп).

«Урманны янгыннардан саклагыз» номинациясендә 1-5 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Аделина Сабирова («5А» сыйныфы, А.П.Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбе) яулаган, 2 нче урында – Сиринә Борһанова (5 нче сыйныф, Мүлмә урта мәктәбе), 3 нче урында – Вероника Бекшенева (1а сыйныфы, 91 нче мәктәп).

6-11нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынга Айназ Вәлиуллина (8 нче сыйныф, Мүлмә урта мәктәбе) чыккан, 2 нче урында – Айгөл Земдиханова (8А сыйныф, 151 нче мәктәп), 3 нче урында – Алия Нуртдинова (8А сыйныф, 151 нче мәктәп).

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы республиканың барлык халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы беткәч һәм Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач узачак. «Җиңүчеләр грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алачак, – дип билгеләп үтте «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев. – Моннан тыш, янгынга каршы тематикага караган иң яхшы эшләр мәгълүмат такталарында басылачак һәм урман фонды территориясендә, шул исәптән федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар буенда урнаштырылачак».​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International