Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында 196 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде.
Санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.