Россия кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясы буенча VIII интернет-конкурста катнашырга чакыра.
Эшләр 2020 елның 30 нчы апреленә кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.
2020 елның май ае башында жюри ике номинациядә берәр эш сайлап алачак:
– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга туры килә торган оя);
– «Әкияти сарай» (иң матур һәм оригиналь сыерчык оясы).
Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.
Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, фотода автор эше булырга тиеш.
Кошларның төрле төрләре өчен ояны ничек ясарга кирәклеге турында мәгълүмат белән Россия кошларны саклау берлеге сайтында «Кошлар өчен оя» бүлегендә танышырга мөмкин.