Yardam.ru порталында өйдә торган татарстанлыларга уңайлы яшәеш шартлары тудыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар

2020 елның 3 апреле, җомга

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә  Yardam.ru порталын эшләтеп җибәргән, анда коронавирус йогышы таралу сәбәпле изоляция шартларында торган республика халкы өчен санлы сервислар һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат тупланган. 

Сайттагы мәгълүмат төрле ихтыяҗлар һәм тормыш хәлләренә бәйле рәвештә төркемнәргә берләштерелгән: әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линия телефоннары, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар. 

Әйтергә кирәк, Yardam сүзе (татарча – «ярдәм») татар телендә «ярдәм», «булышлык күрсәтү» буларак тәрҗемә ителә. Порталның атамасы аның төп бурычын тасвирлый – үз-үзеңне изоляцияләү вакытында халыкка мөмкин кадәр уңайлы итеп вакыт үткәрергә ярдәм итү һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International