Татарстан Республикасы урман тармагы ветераннары: Ильмухин Александр Степанович

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – 46 елын урман хуҗалыгына багышлаган Александр Степанович Ильмухин.

Александр Ильмухин 1942 елның 19 нчы гыйнварында Аксубай районының Савгач авылында туа. «Мин Бөек Ватан сугышы вакытында дөньяга килгәнмен. 1941 елның көзендә фронтка киткән әтиемне мин күрә алмадым. Әнигә аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде, – дип искә ала урман тармагы ветераны. – Сугыштан соңгы еллар авыр булды, үз торагыбыз юк иде һәм безгә арендага алынган фатирларда яшәргә туры килде. Әни хастаханәдә санитарка булып эшләде, мин аңа ярдәм итәр өчен 15 яшендә колхозда эшли башладым».

1957 елдан 1962 елга кадәр чорда Александр Ильмухин К.Маркс исемендәге колхозда эшли, 1962 елда Мариинск-Посад урман-техника техникумына (хәзер – Идел буе дәүләт технология университетының Мариинск-Посад филиалы) укырга керә.

«Техникумны тәмамлаганнан соң, 1966 елда мине Башкорт АССРның Архангельск урман хуҗалыгына җибәрделәр, – ди Александр Степанович. – Тик минем гел туган ягыма кайтасым килде, шуңа күрә дә 4 елдан соң газиз республикама әйләнеп кайттым һәм Аксубай урман комбинатына урманнарны саклау һәм яклау буенча  инженер булып эшкә урнаштым».

Александр Ильмухин Аксубай урман комбинатында («Аксубай урманчылыгы» ДБУ) 42 ел эшли. Аның ярдәме белән учреждениедә урманнарны законсыз кисүдән саклау, урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү эше шактый көчәйтелә. Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Александр Степанович «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» һәм «СССР дәүләт урман сагында хезмәт итүгә XXX ел» билгеләре белән бүләкләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта аның улы – Андрей Ильмухин – «Аксубай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесен җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International