Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре санкцияләнмәгән чүплекне бетергән

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендәге 9 нчы квартал территориясендә санкцияләнмәгән чүплекне бетергән. Алар көче белән барлыгы 8 куб.м каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

«Кызганыч, урман фондын тикшергән вакытта рөхсәтсез калдык ташланган урыннарны еш теркибез, тәртип бозучыларны эзлибез, – дип сөйләде Матюшино урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. – Ел башыннан бирле Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән 50 кубометрдан артык чүп чыгарылды».

Исегезгә төшерәбез, катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләрдәге хезмәткәрләрнең бер өлеше үз эшен дәвам иттерә. Алар – РФ Президентының 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы указы нигезендә, 2020 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләрен башкара, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын үткәрә һәм Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International