«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Сыерчык өчен иң яхшы оя» конкурсын үткәргән

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы каникул вакытында «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 нче сыйныф укучылары арасында «Сыерчык өчен иң яхшы оя» конкурсын үткәргән.

«Конкурс читтән торып уздырылды, җиңүчеләрне мәктәп урманчылыгы советы билгеләде, – дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, берләшмә җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Иң яхшы сыерчык ояларын Мөхәммәтшиннар, Галимовлар, Бариевлар һәм Герасимовлар гаиләсе тәкъдим итте. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганнан соң, җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк, ә сыерчык оялары Арча урманчылыгының Сурнар участогы территориясендә эленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International