«PRoЭК» фәнни-гамәли эшләр республика экология конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Конкурсның максаты экология өлкәсендә яшьләр арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштырудан гыйбарәт.
Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 нче сыйныф укучылары, Татарстан Республикасының урта һөнәри һәм югары белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары чакырыла.
Эшләр 5 номинация буенча кабул ителә: «Татарстан Республикасы табигать ресурсларыннан рациональ файдалану», «Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны минимальләштерү», «Татарстан Республикасы флорасын һәм фаунасын саклау», «Экотуризм, социаль экология» һәм «Калдыклар».
Конкурста катнашуга онлайн-теркәлү 10 нчы майга кадәр гамәлгә ашырылырга мөмкин, конкурска эшләрне 2020 елның 20 нче маена кадәр тәкъдим итәргә кирәк. Финал (турыдан-туры) этабы («PRoЭКо» экологик фәнни-гамәли конференциясе) 1-5 нче июнь көннәрендә узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә була: https://budetchisto.tatar/respublikanskiy-ekologicheskiy-konkurs-nauchno-prakticheskih-issledovatelskih-rabot-proeko-2.