Равил Кузюров: «Урманнарда янгын чыгуга 90 процент очракта урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү төп сәбәпче була»

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр Татарстан Республикасында урман культуралары эшләренең башлануы һәм Министрлыкның 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеге турында сөйләде.

«Узган елдагы кебек үк, быел да республикада урманнарны торгызу эшләре «2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы һәм «Экология» илкүләм программасының  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

Ул искәртеп узганча, төбәк проектының төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

2019 елда Татарстанда 2514 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән күрсәткеч узган ел 67,5% тәшкил иткән (планның 109%ы).

Шулай ук 2019 елда 13,6 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 33,2 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында ябык тамыр системасы белән 12 млн. данә кәлшә җитештерелгән. Агымдагы елда урман культуралары утырту өчен бу кадәр орлык җитәрлек булып тора.

«2020 елга максатчан индикаторның проект әһәмияте – 69,8%. Быел 4785 га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкару планлаштырыла, шул исәптән 2193 га мәйданда – ясалма урман торгызу, 103 га – урманнарны үрчетү, 2480 га – урманны табигый яңарту, 9 га – катнаш урман торгызу, – диде Равил Кузюров. – Шулай итеп, узган ел белән чагыштырганда, 2020 елда республикада урманнарны торгызу мәйданнары 2 тапкырга артыграк булачак».

Бүгенге көндә Татарстанда 175 га мәйданда урман культуралары утыртылган,  базислы урман питомникларында 3,5 млн.данә утырту материалы казып алынган, гомуми массасы 1,5 тонна орлык стратификация өчен билгеләп куелган. «Татарстан Республикасында гадәти булмаган санитар-эпидемиологик хәлгә һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, без, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият органы буларак, үз эшебезне дәвам иттерәбез. Безнең районнардагы барлык учреждениеләр дә, барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп, билгеләнгән тәртиптә эшли», – дип өстәде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, агымдагы елда республикада 1,9 мең гектардан артык мәйданда яклагыч урман утыртмалары булдырылачак. Язгы урман культуралары сезонын 15 майга кадәр ябу планлаштырыла.

Урман культуралары эшләре белән беррәттән, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү – урман тармагы белгечләренең аерым контролендә, дип ассызыклады Равил Кузюров. 2020 ел башыннан бирле ил территориясендә 1345 урман янгыны булган. Ут узган гомуми мәйдан 200 мең гектардан артык. 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары белгечләренең, шулай ук янгынга каршы уздырылган чараларның көйләнгән эше нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 2011-2019 елларда янгын чыгу хәтәре янаган чорларда гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады. Быел республика урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды.

«Урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе 90 процент очракта кешенең саксызлыгына яки ваемсызлыгына, урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүгә бәйле, – диде министр. – Тупланган тәҗрибә урман янгыннарына каршы уңышлы көрәшнең дүрт мөһим факторын билгеләде: профилактика, оперативлылык, матди-техник база һәм оештыру эше».

Янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында 2020 елга «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде һәм расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннары станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде. Шулай ук юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында 1,5 мең кисәтү бирелде.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында Министрлык карамагындагы учреждениеләрне махсус урман хуҗалыгы, урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Быел барлыгы 35 берәмлек техника (9 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 1 данә УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы, 2  данә югары басымлы янгын сүндерү җайланмасы, 8 данә АЛП-1 агач утырту агрегаты, 8 данә КЛБ-1,7 культиваторы һәм 7 данә ПКЛ-70 сабаны) сатып алыначак. «Бүгенге көндә урман хуҗалыкларына 6 янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды инде, бу урманнарны янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында Татарстанда урман хуҗалыклары каршында II типлы 18 янгын-химия станциясе һәм ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршында III типлы 5 янгын-химия станциясе эшли. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 675 кеше, җиһазланыш – 342 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гомуми исәбе 2822 кешелек өстәмә көчләрне һәм янгын сагы бүлекчәләре һәм оешмалары чараларын җәлеп итү күздә тотыла, аларда 512 берәмлек техника бар. Моннан тыш, 2586 кешесе, 679 берәмлек төрле техникасы булган урманнардан файдаланучы һәм файдаланмаучы оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү мөмкинлеге дә бар.

Хәзерге вакытта тармак хезмәткәрләре урманнарны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшен алып барыла. Янгын куркынычы янаган хәлләргә космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу урман янгыны барлыкка килүгә китергән һәм урманнарга зыян килгән очракта, кылган гамәлләр РФ Җинаять кодексының 261 ст. буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен сәбәп булырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International