Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Зәй муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Ул Зәй урманчылыгы территориясендәге урман культуралары эшләрен карады. Аны «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Ранил Мөхәммәдиев һ.б. озата йөрде.
Рәис Гомәров урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында булды һәм Зәй кишәрлегенең 69 нчы кварталында һәм Кушниково кишәрлегенең 99 нчы кварталында урман культураларын утырту эшләре белән танышты. Ирина Забродина сөйләгәнчә, бүгенге көндә 177 мең данә стандарт утырту материалы казып алынган, 7 гектарда урманнарны торгызу эшләре башкарылган.
Шулай ук эшлекле сәфәре кысаларында министр урынбасары җитештерү мәйданчыгын, II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен карады һәм «Зәй урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләрен бәяләде. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең административ биналарын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла башлады. Быел барлыгы 14 объектта эшләр уздырылачак.