Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында урман культуралары утырту эше дәвам итә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында урман культуралары утырту эше дәвам итә. «Хәзерге вакытта Шаршады участогының 32 нче кварталында эшләр алып барыла, – дип сөйләде «Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнарны торгызу инженеры Марина Кабышева. – 16 нчы апрельгә 4,5 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, 18 кеше җәлеп ителгән».

Шулай ук урман культуралары сезоны кысаларында Әгерҗе урманчылыгы территориясендә 10 га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 70 га – урман культураларын агротехник карау, 17,5 гектарда яр-сыза урман үсемлекләрен утырту  эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International