Татарстанда янгынга каршы махсус режимга бәйле рәвештә урман фонды территориясендә патрульлек көчәйтелде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режимга бәйле рәвештә урман фонды территориясендә патрульлек көчәйтелде. Бу эштә урманчылыкларның дәүләт урман инспекторлары да, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре дә катнаша.

«Бездә 5 участок урманчылыгы территориясендә көн саен патрульлек итә торган 5 мобиль патруль төркеме булдырылды, – дип сөйләде «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Ксения Бурмистрова. – Патрульлек расланган маршрутлар буенча башкарыла, урман паркларына, торак пунктлары янындагы урман биләмәләренә махсус игътибар бирәбез».

Исегезгә төшерик, быел республика урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, космостан һәм җир өстендә янгын куркынычы булган хәлгә өзлексез рәвештә мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International