«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында 15тән артык рейд үткәргән. Исегезгә төшерәбез, ул 2020 елның 1 нче апрелендә старт алды.
Рейд нәтиҗәләре буенча «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре урман фонды территориясеннән 12 куб.метрдан артык каты көнкүреш калдыкларын чыгарган. Урманнарны чистарту эшләре Матюшино кишәрлегенең 20, 38, 9, 45 кварталларында, Биектау кишәрлегенең 103, 105, 93, 97 кварталларында һәм Иске Казан кишәрлегенең 52 кварталында башкарылган.
Тулаем алганда, Татарстан буенча дәүләт урман инспекторлары 100 артык рейд үткәргән, урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 3 эш кузгатылган. Хокук бозуларны «Баулы урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урманчылыгы»ТР ДКУ хезмәткәрләре теркәгән.