Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 20 нче апреленә 611 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Шул исәптән 592,4 га мәйданга урман культуралары утыртылган, 18,6 га мәйданда урманнар калынайтылган.
Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.
Шуның белән берлектә, Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелә. Шулай итеп, 480,7 га яр-сыза тирәләрендә урман үсемлекләре утыртылган, 465 гектарда урман культуралары эстәп утыртылган, урман питомникларында орлык чәчү эшләре 1,35 га мәйданда башкарылган.
Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 67,5% һәм 0 сум тәшкил итә.