Татарстанның урман тармагы белгечләре #оставайтесьдома флешмобына кушылды

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре, #оставайтесьдома дөньякүләм флешмобына кушылып, медицина хезмәткәрләренә теләктәшлек белдерде.

Акциядә катнашып, республика урманчылары кешеләрне эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда медицина хезмәткәрләре һәм дәүләт хакимияте органнары күрсәтмәләренә таянырга, өйдән чыгудан һәм табигатькә барудан тыелып торырга, үзләрен, якыннарын – авырулардан, ә табигатьне янгыннардан сакларга кирәклегенә өнди. Фотосурәтләрдәге язу бу эшләрне урман хакына эшләргә чакыра, чөнки урман янгыннарының 90%ы кеше гаебе белән килеп чыга ‒ сүндерелмәгән учак, корыган үләнгә ут төртү, сүндерелмичә ташланган шырпы, бакча кишәрлекләрендә чүп-чарны контрольсез яндыру нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин.

Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, космостан һәм җир өстендә янгын куркынычы булган хәлгә өзлексез рәвештә мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International