22 апрель – Халыкара Җир-Ана көне

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Ел саен, 22 нче апрельдә бик зур, чын мәгънәсендә глобаль бәйрәм – Халыкара Җир-Ана көне (International Mother Earth Day) – безнең уртак йортыбыз көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясенең 63 нче сессиясендә 2009 елда гамәлгә куела. Резолюциянең автордашлары – БМО әгъзалары булган 50 артык дәүләт. Резолюциядә ассызыкланганча, Җир һәм аның экосистемалары безнең йортыбыз булып тора һәм хәзерге һәм киләчәк буыннарның икътисадый, социаль һәм экологик ихтыяҗлары арасында гадел нисбәт булдыру өчен табигать һәм Җир планетасы үзара тату булырга тиеш.

Үз чиратында, «Җир-Ана» термины күп кенә илләрдә һәм төбәкләрдә Җир планетасының гомумкабул ителгән атамасы булып тора һәм кеше, башка терееклек ияләре һәм планеталар арасындагы үзара бәйләнешне чагылдыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Җир көне беренче мәртәбә 1970 елда АКШта экологик активист Гейлорд Нельсон инициативасы белән билгеләп үтелә. Чараларда 20 млн. артык кеше катнаша. Акрынлап әлеге традиция АКШ гына түгел, бөтен дөнья буйлап тарала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International