«Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче кыз бала юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсы финалына узган

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Буа районы Ырынгы урта мәктәбенең «Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Дарья Самаркина юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсының федераль туры этабына узган. Финалда ул үзенең «Урман гүзәлен саклыйк» дигән фәнни-тикшеренү эшен («Проектлы табигать саклау эшчәнлеге» номинациясе) тәкъдим итәчәк.

Юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы Федераль урман хуьалыгы агентлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү ФДБМУ тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә. Конкурс өч этапта уза – төбәк, федераль дәрәҗәдә читтән торып һәм федераль дәрәҗәдә турыдан-туры (финал).

Быел, санитар-эпидемиологик хәл аркасында, конкурсның федераль этап этабы май аеннан пандемия тәмамланганчыга кадәр кичектерелде. Финалны үткәрүнең төгәл даталары турында мәгълүмат Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының рәсми сайтында һәм конкурс сайтында урнаштырылачак: http://podrost.ecobiocentre.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International