«Балалар күзлегеннән экология» балалар рәсем конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте оештыра.
Конкурска 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларның кәгазьдә (А4 һәм зуррак формат), төрле техника һәм рәсем ясау чаралары (төсле карандашлар, буяулар, балавызлы акбурлар һ.б.) кулланып ясалган эшләре кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр яшь номинациясендә 3 финалист һәм 50дән дә ким булмаган конкурс лауреаты ачыкланачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятеннән бүләкләр алачак. Иң яхшы рәсемнәр РФ субъектларының реклама чыганакларында (баннерлар, билбордлар һ.б.), Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең, РФ субъектларының профильле министрлыклары һәм ведомстволары социаль медиаларында, федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылачак.
Конкурста катнашу өчен 2020 елның 10 нчы июненә кадәр http://voop-rf.ru/eco-dedi сайтында гариза тутырырга кирәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://www.vernadsky.ru/files/Eco_deti/polozhenie_konkursa_utver.pdf.