ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Зеленодольск урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенә яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул – Наил Зөфәр улы Абдуллин.
Наил Абдуллин 1983 елның 30 нчы августында Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә туган. Мари дәүләт техник университетын (хәзерге Идел буе дәүләт технология университетын) һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтын (хәзерге В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетын) тәмамлаган.
Наил Абдуллинның 19 ел хезмәт стажы бар. «НПФ «Айвика» ҖЧҖ филиалы директоры урынбасары, «Айша» ҖЧҖ директоры, Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының Әйшә урманчысы ярдәмчесе, Әйшә участогы урманчысы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры, генераль директор урынбасары, «Зеленодольск силикат кирпеч заводы» ҖЧҖ башкарма директоры һәм генераль директоры булып эшли.
Фидакарь хезмәте өчен Наил Абдуллин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2008 ел), Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы (2010 ел) һ.б. белән бүләкләнгән.