КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары студентлар өчен онлайн-лекцияләр һәм онлайн-мастер-класслар үткәрә

2020 елның 24 апреле, җомга

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары студентлар өчен онлайн-лекцияләр һәм онлайн-мастер-класслар үткәрә. «Дистанцион укытуда барлыгы 500 студент катнаша. Укытучылар үз эшләрендә «Zoom» программасын, «Яндекс.Диск», «Google Drive» сервисларын актив куллана, төрле мессенджерлар һәм электрон почтадан файдалана, – дип сөйләде факультет деканы Людмила Пухачева. – Онлайн-мастер-классларда педагоглар теплицада стандарт утырту материалын үстерү, декоратив агач кәлшәләре әзерләү процессын күрсәтә. Алар барысы да, әлбәттә, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча кирәкле чараларны үти».

«Июль ае башында бездә чыгарылыш квалификация эшләрен яклау планлаштырылган, – дип өстәде Людмила Пухачева. – Без бу чордагы санитар-эпидемиологик хәлнең нинди булачагын белмибез, әмма эшләрне дистанцион рәвештә яклау әзер».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International