Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман культуралары утырту эшләрен төгәлләгән

2020 елның 24 апреле, җомга

«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре урман культуралары утырту эшләрен төгәлләгән. «Дәүләт йөкләмәсе буенча, быел бездә ясалма урман торгызу эшләре 125 гектар мәйданда башкарылды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Илһам Рәхмәтуллин. – Хәзер яр-сыза урман үсентеләрен утыртабыз. Эшләр Биектау, Мамадыш, Питрәч һәм Арча муниципаль районнарында алып барыла, аларда 200 якын кеше җәлеп ителгән».

Бүгенге көндә Саба урманчылыгы территориясендә 470 га мәйданда яр-сыза урман утыртмалары булдырылган. «Эшләрне 10 нчы майга кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, – дип өстәде Илһам Рәхмәтуллин. – Аннан соң урман культураларын агротехник карау өлешенә керешәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International