2020 ел башыннан бирле төбәк диспетчерлык хезмәтенә 172 мөрәҗәгать кергән

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ Төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Исегезгә төшерәбез, Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 һәм 8-800-100-94-00 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

2020 ел башыннан бирле Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 172 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 10 – бердәм федераль номер буенча, 11 – янып китү очраклары буенча, 1 – агачларны законсыз кисү очрагы буенча. 154 хәбәр «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша алынган.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International