Читтән торып эшләү тәртибенә күчкән «Алабуга урманчылыгы» ДКУ белгечләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган. Шулай итеп, урман саклау һәм яклау инженеры Алевтина Согорина, баш хисапчы Айгөл Ермолаева, бухгалтерлар Зөлфия Шиһабетдинова һәм Светлана Даутова үз участокларында агачлар утырткан.
«Миңа «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең максаты бик ошый – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 мең каһарман истәлегенә 27 млн. агач утырту. Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын истә тоту, геройларыбыз, аларның батырлыклары һәм Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итүе турында буыннан-буынга тапшыру – безнең уртак бурычыбыз дип саныйм», – дип билгеләп үтте Зөлфия Шиһабетдинова.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашу өчен үз участогыңда агач утыртырга һәм социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән акциягә теләктәшлек белдерергә мөмкин. Шулай ук акциянең рәсми сайтында https://садпамяти2020.рф үз агачыңны интерактив картада күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
Моннан тыш, теләге булган һәркем игелекле флешмобның бер өлешенә әверелә ала. Өйдә утырган килеш, уртак дәрес уздырып, балаларыгызга үз геройларыбыз турында сөйләгез. Бергәләшеп агач рәсеме ясагыз, соңрак сез аны һичшиксез утыртырсыз, кул эшләнәсе, аппликация ясагыз, «тере агач»ны киләчәктә кемгә багышлаячагыгыз турында сөйләгез, йә булмаса алар турында белгәннәрегез белән бүлешегез, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән фото чыгарырга онытмагыз.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.