«Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар үзизоляция шартларында да эшне дәвам иттерә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең «Экос» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар үзизоляция шартларында да эшне дәвам иттерә. «Санитар-эпидемиологик хәл аркасында дистанцион укытуда булсалар да, балалар төрле акцияләрне үткәрүдә үзләре башлап йөри, − ди берләшмә җитәкчесе, география укытучысы Фәүзия Фәрхуллина. – Әйтик, хәзер мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Зеленый Татарстан» порталындагы төрле биремнәрне үти, янгын тематикасына рәсемнәр ясый һәм табигый материаллардан эшләнмәләр кора».

Моннан тыш, укучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акциядә дә катнаша. «Аның асылы Бөек Ватан сугышы турындагы төрле әсәрләрне укудан һәм үз хис-тойгыларыңны һәм фикерләреңне эссе формасында бәян итүдән гыйбарәт», – дип өстәде Фәүзия Фәрхуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International