«Зеленый патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар агротехника һәм урман культуралары утырту технологиясен өйрәнә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Ютазы урта мәктәбенең «Зеленый патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар үзизоляция шартларында да эшне дәвам иттерә. «Хәзер без, республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар кебек үк, дистанцион белем алабыз. Әмма бу безгә үз эшчәнлегебезне алып барырга комачауламый, – дип билгеләп үтте берләшмәдә катнашучы Азалина Лукашина. – Без агротехника һәм урман культуралары утырту технологияләрен, урман корткычларын өйрәнәбез һәм бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз».

«Моннан тыш, без табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз һәм 2020-2021 уку елына план төзибез», – дип тә өстәде мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International