Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 апрелендәге 242 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнде.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык учакта (мангалда, учакларда) азык әзерләү һәм торак пунктлары территорияләрендә, урман янгыннары хәтәре янаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалалар өчен ял һәм аларны савыктыру оешмалары, икътисад объектлары, урман кишәрлекләре белән янәшә торучы савыктыру оешмалары, шулай ук урман паркы зоналарында, торфлы участокларда һәм урман биләмәләре белән чиктәш булган ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

Исегезгә төшерәбез: урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International