4 нче май – Халыкара янгын сүндерүчеләр көне

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Ел саен 4 нче майда дөньяда Халыкара янгын сүндерүчеләр көне (International Firefighters' Day) – янгын сүндерүчеләрнең һәм ашыгыч хезмәтләрнең профессиональ бәйрәме билгеләп үтелә.

Халыкара янгын сүндерүчеләр көне 1998 елның декабрендә Австралиядә булган урман янгынынынын сүндерүгә бәйле фаҗигале вакыйгалардан соң барлыкка килә. Ул вакытта үзенең хезмәт бурычын үтәгәндә биш янгын сүндерүче һәлак була. Бу вакыйга ут белән көрәшчеләрнең һәлак булуының инде беренче очрагы булмый, ләкин битараф булмаган кешеләр тарафыннан, утка каршы көрәшүче батырларны хөрмәтләү, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу өчен, Халыкара көнне гамәлгә куюга этәргеч сәбәпчесенә әверелә.

Бу инициатива дөньяның күп кенә илләрендә теләктәшлек таба, нәтиҗәдә ул Интернет аша тарала. Бәйрәм датасы итеп янгын сүндерүчеләрнең күк сакчысы булып саналган Изге Флорианны олылау көне сайлана, чөнки күп кенә илләрдә нәкъ менә 4 нче майда янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә янгын сүндерү сагы көне 30 нчы апрельдә үз традицияләре нигезендә билгеләп үтелә һәм календарьда Халыкара янгын сүндерүчеләр көне белән бер тирәдә урнашкан.

Бәйрәмнең символы булып кызыл-зәңгәр тасма тора, андагы кызыл төс – ялкынны, ә зәңгәресе суны символлаштыра. Янгын сүндерүче үз эшендә башкарганда су стихиясен кулланып, башка бер – ут стихиясенә каршы көрәшә.

Белешмә өчен. Татарстан Республикасында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнары белгечләренең, шулай ук янгынга каршы уздырылган чараларның көйләнгән эше нәтиҗәсендә 2011-2019 елларда янгын чыгу хәтәре янаган чорларда гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады. 

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында Татарстанда урман хуҗалыклары каршында II типлы 18 янгын сүндерү станциясе һәм ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршында III типлы 5 янгын сүндерү станциясе эшли. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 675 кеше, җиһазланыш – 342 төрле техника.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International