1 нче май көнне http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2020» конкурсы буенча тавыш бирү башланды. Аны оештыручы – «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы.
Тавыш бирү өчен тарихи әһәмияткә ия 12 уникаль агач исемлеге «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе тарафыннан расланган. Номинантлар арасында Брянск, Белгород, Псков, Липецк, Кемерово, Тамбов, Тверь өлкәләре, Дагыстан, Карелия, Чувашия, Мордовия һәм Марий Иленнән дә агачлар бар.
«Елның Россия агачы» конкурсы «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Россия беренче тапкыр 2018 елда Халыкара конкурста катнашты һәм шунда ук призер булды – Белгород өлкәсендәге имән агачы өченче урынны алды. 2019 елда Мәскәү өлкәсенең Абрамцево музей-утарындагы «Абрамцево имәне» мактаулы икенче урынга лаек булган иде. Быелгы Россия вәкиле – Калмыкиядән «Ялгыз тирәк» – «Елның Европа агачы – 2020» халыкара конкурсында өченче урын алып, бакыр призер булган.
«Россия Федерациясендә озын гомерлы, мәдәни, тарихи, табигый һәм рухи кыйммәткә ия булган уникаль карт агачлар бар. Алар – Россиянең милли байлыгы, узган буыннар һәм якты тарихи вакыйгалар турында гасырлар буенча истәлекләрне саклый торган агачлар. Без алар белән гадел нигездә горурланабыз һәм алар турында бөтен дөнья белергә тиеш, – ди Бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе рәисе Сергей Пальчиков. – Россия «Елның Европа агачы» халыкара конкурсында дүртенче тапкыр катнашачак. Сез биргән тавыш 2021 елда узачак Европа ярышларында кайсы агачның илебез данын яклаячагын хәл итәчәк».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында да уникаль агач бар – Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.), ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының яше – 134 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.