Лаеш урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 12 кубометр күләмендә санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән

2020 елның 8 мае, җомга

«Лаеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районының Александровски поселогындагы Лаеш участогының 32 нче кварталында 4 нче бүлемтектәге урман фонды территориясендә барлыкка килгән рөхсәтсез чүплек урынын тәртипкә китергән. Алар көче белән барлыгы 12 куб.м каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Эшләрне башкаруда Александровски авыл җирлеге хакимияте вәкилләре ярдәм күрсәткән.

«Хәзер чиратта – Бима авылы янында табылган тагын бер чүплек урыны бар, – дип билгеләп үтте «Лаеш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков. – Барысын да бу атна ахырына кадәр чистартырга планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International