Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Анда ул «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Объектларны караганда министрны җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев һәм урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров озата йөрде.

Аерым алганда, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров быел Керәшен Казысы авылы янында утыртылган яр-сыза урман утыртмаларын, Арыш участогының 46 нчы һәм 51 нче кварталларында булдырылган урман культураларын, шулай ук «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады. Нияз Таҗмиев бүгенге көндә урманчылык территориясендә 161 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм 372 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылганын сөйләде.

Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Мөхәммәтшина янына барып, аны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. Ул аңа бүләк тапшырды һәм нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.

Зәйтүнә Мөхәммәтшина 1924 елның 11 нче декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәй авылында туган. Ул гомере буе туган авылында яши һәм 30 елдан артык гомерен урман хуҗалыгына багышлый. Зәйтүнә Мөхәммәтшина Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында эшләгән, анда совет чорында чана, савыт-саба, себерке, мунча һәм башка агач эшләнмәләре ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International