Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Зәй муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Максаты – «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Ирина Забродина һәм урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев озата йөрде.
Килеп җитү белән Илгизәр Зарипов «Зәй урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләрен бәяләде. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең административ биналарын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла башлады. Быел барлыгы 14 объектта эшләр уздырылачак.
Алга таба министрның беренче урынбасары урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхтәм Латыйпов белән очрашты һәм аны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. Әхтәм Латыйпов 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына, 1950 елда демобилизацияләнә. Аннан соң Мөслим районының Ташлыяр авылына кайта, Зәй урман хуҗалыгында тракторчы һәм шофер булып эшли.
Шулай ук эш визиты кысаларында Илгизәр Зарипов II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен, җитештерү участогын, урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын, Зәй участогының 77 нче кварталында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында утыртылган истәлекле агачларны, быел Кошниково участогының 23 нче кварталында утыртылган урман культураларын һ.б. карап чыкты.