Урман тармагы ветераннары: Җәләлиев Нәҗип Сәлах улы

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – Арча урман хуҗалыгында 35 ел эшләгән Нәҗип Сәлах улы Җәләлиев.

Нәҗип Җәләлиев 1938 елның 10 нчы декабрендә Арча районының Яңа Иябаш авылында туган. Ул үзенең хезмәт юлын Арча урманчылыгының элеккеге урманчысы Канәфи Тимергалиев тәкъдиме белән урман хуҗалыгында башлаган һәм 35 ел дәвамында сайлаган һөнәренә тугры калган. Йошкар-Олада ике айлык курслар тәмамланганнан соң Нәҗип Җәләлиев 1966 елның октябрендә Арча урман хуҗалыгының 6 нчы номерлы урманчылыгында урманчы булып эшли башлый һәм 2001 елның июненә кадәр бу вазыйфада алмашсыз  эшли.

Нәҗип Сәлах улы күпсанлы бурычларны намуслы һәм сыйфатлы башкарудан тыш, Арча районы торак пунктларын төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, төп урман барлыкка китерүче токымнарның географик культуралары челтәрен булдыруга һ.б. зур өлеш кертә. Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугры булганы өчен ул «СССР дәүләт урман сагында хезмәт итүнең Х еллыгы» билгесе, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Арча урман сәнәгате хуҗалыгының мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта Нәҗип Җәләлиев туган авылында туганнары һәм якыннары белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International