Алабуга урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы белгечләре 15 куб. метр күләмендә санкцияләнмәгән чүплекне юк иткән

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

«Алабуга урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Алабуга урманчылыгының Менделеевск участогындагы 4 нче, 6 нчы һәм 8 нче кварталларда урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булган һәм ул урынны тәртипкә китергән. Алар көче белән барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

«Урманда санкцияләнмәгән чүплек оештыру – урман законнары бозылуның иң киң таралган очракларының берсе. Без ел дәвамында шундый очракларга каршы көрәш алып барабыз. Мисал өчен, быел Алабуга урманчылыгы территориясеннән 44 кубометр чүп-чар җыеп чыгарылды», – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International