Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы урман культуралары сезонын төгәлләгән

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре язгы урман культуралары сезонын төгәлләгән. «Кичә, 12 нче майда, Әйшә участогының базислы урман питомнигында орлыклар чәчтек. 0,4 гектарда гади нарат һәм Европа чыршысы орлыкларын чәчтек», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Алмаз Әхмәтов.

Шулай ук язгы урман культуралары сезоны кысаларында Зеленодольск урманчылыгы территориясендә 13 га мәйданда урман культуралары, 30 гектар мәйданда урман культуралары эстәп утыртылды, 25 гектарда яр-сыза утыртмалары булдырылды, дип тә өстәде Алмаз Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International