Министр урынбасары Рәис Гомәров Түбән Кама урманчылыгы территориясендә сезонлы эшләр барышы белән танышты

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Анда ул Түбән Кама урманчылыгының урман фонды территориясендә сезонлы эшләр барышы белән танышты. Объектларны караганда аны урманчы-җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Пашин һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илдус Сафин озата йөрде.

Эш визиты кысаларында Рәис Гомәров II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен, Биклән участогының 5 нче кварталында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында утыртылган истәлекле утыртмаларны һәм урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады. Шулай ук ул Биклән участгының 82 нче кварталында башкарылган урманарны торгызу эшләрен дә бәяләде.

Александр Пашин бүгенге көндә урман культуралары сезоны кысаларында Түбән Кама урманчылыгы территориясендә 55 га урман культуралары утыртылды, 28 гектарда – урманнарны үрчетү, урман культураларын эстәп утырту – 83 гектарда, базислы урман питомнигына орлык чәчү эшләре 0,5 га мәйданда башкарылды, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International