Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чирмешән муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Максаты – «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу иде. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков озата йөрде.
Эш визиты кысаларында Илгизәр Зарипов быел урман культураларын агротехник карау буенча 6 нчы кварталда башкарылган эшләрнең һәм Казан участогының 13 нче кварталында санитария-савыктыру чараларының сыйфатын бәяләде. Шуның белән берлектә ул базислы урман питомникларын, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Светлогорск участогының 54 нче кварталында утыртылган истәлекле утыртмаларны һәм 67 нче кварталдагы кишәрлекне карады, соңгысында ликвид булмаган агачларны җыеп алу эшләре башкарылган.
Моннан тыш, министрның беренче урынбасары муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалетдинов белән дә очрашты һәм Казан участогының эш кишәрлегендә булды.
Алмаз Мотыйгуллин, 2020 елгы урман культуралары сезоны кысаларында Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 га урман культуралары эстәп утыртылды, 0,7 га базислы урман питомнигында орлыклар чәчелде, дип сөйләде. Хәзерге вакытта урман культураларын агротехник карау эшләренә керештек, дип тә өстәде ул.