Бүген, 15 нче майда, дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча төрле өлкәләрдә һәм эшчәнлек тармакларында һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акция үткәрелә. Акциягә республиканың урман тармагы белгечләре дә кушылды.
Мисал өчен, «Лаеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Фазлыевлар һәм Федуловларның хезмәт династияләрен Халыкара гаилә көне белән котлады. Фазлыевлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 115 ел тәшкил итә. Династиягә Казан губернасының Мамадыш өязендә йөреп чыгучы (урманчы-техник) булып 41 ел эшләгән Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов нигез салган. Аның оныгы Фасыйл Мөгътәсим улы Фазлыев та урман хуҗалыгын сайлаган, Кама урман хуҗалыгы технигы, Лаеш урман хуҗалыгының баш урманчысы булып эшләгән. Фасыйл Мөгътәсим улының эш стажы 40 ел тәшкил итә. Хатыны Газилә Хуҗиевна Лаеш урман хуҗалыгында пешекче булып хезмәт итә. Васыйл Мөгътәсимовичның улы Фәнил Фазлыев урман остасы, урманчы ярдәмчесе, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер булып эшләгән, хәзерге вакытта «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары вазыйфасын били.
«Аксубай урманчылыгы» ДКУ белгечләре Ильмухиннар белән Җамалиевлар династиясен котлады. Александр Степанович Ильмухин 46 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлаган. 42 ел буенча ул Аксубай урман комбинатында («Аксубай урманчылыгы» ДБУ) урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер булып эшләгән. Аның улы Андрей Александрович урман остасыннан «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы дәрәҗәсенә күтәрелгән.
«Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре бүген Мөхәммәтҗановлар династиясен хөрмәтләде. Аларның урман хуҗалыгындагы хезмәт юлы 1951 елда, Минтаһир Закир улы Мөхәммәтҗанов Мамадыш урман хуҗалыгына урманчы булып эшкә урнашкач, шунда урман культуралары белгече Газизә Фәрвазетдин кызы белән танышкач башлана. Аларның өч баласы әти-әниләре эшен дәвам иттерә – хәзерге вакытта Миннегаян Таһир улы Мөхәммәтҗанов «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ җитәкли, аның абыйсы Әгъмәл Менделеевск участогының кишәрлек урманчысы булып тора. Өченче абыйсы Тимерхан да тармакта 2005 елга кадәр эшләгән.
«Лубян урманчылыгы» ДКУ һәм Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре Хәнәфиевлар династиясенә барды. Васыйл Миннегали улы Хәнәфиев 39 ел дәвамында Лубян урман хуҗалыгы техникумында урман остасы булып эшләгән. Аның тормыш иптәше Рәмзия Нурмөхәммәт кызы да техникумда 1981 елдан 2011 елга кадәр лаборант булып эшләгән. Аларның уллары – Рөстәм Васыйл улы Хәнәфиев хәзерге вакытта урман кисүче, Алмаз Лубян урман-техника көллиятендә шофер булып эшли.
«Әлки урманчылыгы» ДКУ белгечләре – Зәйнуллиннар династиясен, «Кама урманчылыгы» ДКУ – Черновларны, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Шәймуллиннар белән Головановлар династиясен котлады.
«Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының төп байлыгы – алтын фонды – һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак та. Безнең тармак үзенең хезмәтчән династияләре белән дан тота. Алар – безнең горурлыгыбыз һәм ышанычлы терәгебез, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Буыннар дәвамчанлыгы үткән, бүгенге һәм киләчәк арасындагы бәйләнешне саклый, ул тупланган тәҗрибәне, белемнәрне һәм кыйммәтләрне бер буыннан икенчесенә тапшыру өчен кирәк, урман хуҗалыгы өчен бу бигрәк тә мөһим».