Урман тармагы белгечләре Халыкара гаилә көне кысаларында хезмәт династияләрен котлау акциясенә кушылды

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре Халыкара гаилә көне кысаларында һөнәри династияләрне котлау акциясенә кушылды. Акция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.

Әйтик, «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Гыйльфановлар, Минһаҗевлар белән Афанасьевлар династиясен бәйрәм белән котлады. Гыйльфановлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 130 ел тәшкил итә. Династиягә нигез салучы – 40 ел Кама урман хуҗалыгы шоферы вазыйфасында эшләгән Минсәгыйт Сабит улы Гыйльфанов. Хатыны Раушания Зөфәр кызы тар цехында эшләгән. Минсәгыйт Сабит улының уллары да язмышын урман хуҗалыгы белән бәйли, Рафаэль 30 ел дәвамында агач аударучы булып эшли, Ринат урман һәм агач материаллары ташый.

«Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Әюповлар белән Сибгатовларның хезмәт династияләренә барды. Минвәли Кадыйр улы Әюпов гомере буе Лаеш урман хуҗалыгының Питрәч участогында урманчы булып эшләгән. Уллары Шәүкәт белән Әнәс тә аның юлын дәвам иттерә. Шәүкәт Минвәли улы Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, урман остасы, урманчы ярдәмчесе һәм участок урманчысы булып эшләгән, Әнәс Минвәли улы Мари политехника институтын тәмамлаганнан соң да Лаеш урман хуҗалыгына эшкә кергән, урман остасы, участок урманчысы һәм «Лаешлес» ДБУ директоры булып эшләгән.

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ белгечләре – Денисовлар, Хәбибуллиннар династиясен, ТР «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ – Шакировлар династиясен, «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ – Галиевлар, Таҗиевлар, «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ – Мурзанаевлар, Костиннар һәм Сөләймановлар гаиләсен Халыкара гаилә көне белән котлады.

Халыкара гаилә көне (International Day of Families) ел саен 15 нче майда билгеләп үтелә. БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән (1993 елның 20 сентябрендәге A/REC/47/237 номерлы резолюция).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International