Яр Чаллы шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агачлар утыртылган. «Прибрежный» паркында һәм Автосборочный проспекты буенда 2,5 га мәйданда нарат, каен, тирәк, юкә һәм өрәңге үсентеләре утыртылган. Эшләрдә «Горводзеленхоз» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашкан.
Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы 2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк. Бу мөһим вакыйгага ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, муниципаль районнар администрацияләре белән берлектә, 289 га мәйданда истәлекле агачлар утырту, парк, скверлар һәм аллеялар булдыру планлаштырыла.