«Коррупциягә каршы бергәләп!» халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2020 елның 19 мае, сишәмбе

«Коррупциягә каршы бергәләп!» халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Эшләр 2020 елның 1 нче октябренә кадәр конкурсының  www.anticorruption.life рәсми сайтында «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» дигән ике номинациядә кабул ителә. Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә, конкурс кагыйдәләре белән ризалашуыңны расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Конкурс эшләрен конкурсның рәсми сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә урнаштырырга кирәк.

Оештыручылар сүзләренә караганда, плакатларда, авторның фамилиясен, исемен, яшен (иҗади коллектив исемен), дәүләтен күрсәтеп, плакатның текст эчтәлеген һәм аның автор исемен әйтеп, инглиз телендә аңлатма язуы, ә видеороликларда авторның фамилиясен, исемен, яшен (иҗади коллектив исемен), дәүләтен, эшнең автор атамасын күрсәтеп, видерәтне синхронлаштырып, инглиз телендә ясалган субтитрлар булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International