Буа урманчылыгы белгечләре «Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен гамәли дәрес үткәргән

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

«Буа урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары белән берлектә, Буа районы Рунга урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен гамәли дәрес үткәргән.

Гамәли дәрес барышында «Рунга урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ мәктәп яны участогы территориясендә төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары чәчелгән. «Без шулай ук агач-куак үсемлекләрен карау буенча да эш башкардык. Бик кызык булды, мин үзем өчен бик күп яңалык һәм файдалы мәгълүмат һәм кыйммәтле гамәли күнекмәләр алдым», – дип билгеләп үтте «Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Дарья Самаркина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International