«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск кишәрлеге территориясендәге урман биләмәсен чистарту буенча эшләр үткәргән. Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, акциядә катнашучылар саклану чараларыннан киенгән һәм ике-өч кешедән артмаган төркемнәрдә, саклану аралыкларын саклап эшләгәннәр.
«Бу урман Зеленодольск белән янәшә урнашкан һәм шуңа күрә дә аңа рекреация басымы зур. Кызганыч, барлык гражданнар да табигатькә сакчыл карамый, үзләреннән соң чүп-чар калдыралар», – дип сөйләделәр «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре.
Чара йомгаклары буенча урманчылык һәм ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре көче белән 8 куб.метр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган.