Татарстанның Нурлат муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агач утыртылган

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Кичә, 19 нчы майда, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агач утырту чарасы булып узган. Акция 1 нче номерлы «Родничок» балалар бакчасы территориясендә узган. Эшләрдә «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашкан.

«Әлеге мәйданчыкта Европа чыршысы үсентеләре утыртылды, – дип сөйләде «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Алексей Батдалов. – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Нурлат районында барлыгы 18 гектар мәйданда истәлекле агачлар утыртылды».

Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы 2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк. Бу мөһим вакыйгага ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, муниципаль районнар администрацияләре белән берлектә, 289 га мәйданда истәлекле агачлар утырту, парк, скверлар һәм аллеялар булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International