«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә беренче курс төркемнәре арасында онлайн-форматта «Математика атналыгы» үткәрелгән. Чара кысаларында студентлар берничә төрле бирем башкарган, алар арасында: математика буенча кроссвордлар, математик ребуслар, башваткычлар һ.б. чишү.
Барлык конкурс йомгаклары буенча беренче урынны 12 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 13 нче бакча-парк төркеме командасы, өченче урында – 11 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы.