2020 елда Зеленодольск урманчылыгы территориясендә 413 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк

2020 елның 22 мае, җомга

«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Зеленодольск урманчылыгының 114 һәм 126 кварталларында ликвид булмаган агачларны җыештыру эшләрен башкарган. «Маяк» спорт комплексы янындагы территориягә аерым игътибар бирелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Алмаз Әхмәтов. – Әлеге эшләрнең максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметү».

Быел Зеленодольск урманчылыгы территориясендә барлыгы 413 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 45 га – ликвид булмаган агачларны җыю буенча.

Белешмә өчен. Ликвид булмаган агач – черү аркасында зарарлануы, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.  Беренче чиратта, эшләр махсус сакланучы кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, санитар-гигиеник һәм савыктыру функцияләрен үтәүче урманнарда, юллар буйларында урнашкан яклагыч полосаларда, мемориаль утыртмаларында һәм аеруча кыйммәтле башка урман биләмәләрендә башкарыла. Башкача максатчан билгеләнештәге һәм яклаучы урманнарның башка категорияләрендәге җирләрдә ликвидлы булмаган агачны җыештыру урманнарда зарарлы организмнарның чыганаклары барлыкка килү яисә янгын куркынычы булган очракларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International