Кичә, 24 нче майда, Шәһәр яны урманчылыгының Биектау участогының 179 нчы кварталы территориясендә «Катнашу эзләре» дигән экологик квест узган. Чара «Чиста булачак» хәрәкәтенең төбәк бүлеге һәм ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ тарафыннан оештырылган.
«Акциядә 20гә якын кеше катнашты. Чара кысаларында «Казанспецстрой» коммерциясез бакчачылык ширкәте янында урман фонды территориясен чистарту эшләре башкарылды, – дип сөйләде Биектау участогы урманчысы Марс Мусин. – Катнашучылар көче белән барлыгы 8 куб.метр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды».