«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре «Ветеран» махсус йорты янында агачлар утырткан

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләренең Зеленодольск үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Зеленодольск районының Васильево бистәсендә «Ветеран» махсус йорты янында агачлар утырткан. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган.

«Бу участок очраклы гына сайланмады. 2018 елның май аенда әлеге учреждениенең йорт яны территориясендә шундый агач утырту чарасы үткәрелгән иде инде. Ветераннарга безнең инициатива бик ошады, бу исә әлеге традициягә яңадан әйләнеп кайту өчен сәбәп булды», – дип сөйләделәр ТР Урманнарны яклау үзәгендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International