Татарстанда урман культураларын агротехник карау эшләренә керештеләр

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре башланып китте. Чараларга беренчеләрдән булып Кама һәм Әгерҗе урман хуҗалыклары хезмәткәрләре керешкән.

Агымдагы елда урман культураларын агротехник карау эшләре барлыгы 16 мең га мәйданда башкарылачак. Иң күп эшләр Минзәлә (1408 га), Саба (1185 га), Кама (1050 га) һәм Кызыл Йолдыз (902 га) урманчылыклары территориясендә планлаштырылган.

Урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International