«Бөек Җиңү һәм «Яшел яз»: үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәк алдында җаваплыбыз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясе, барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл аркасында, 2020 елның 30 нче сентябренә кадәр озайтылган. Исегезгә төшерәбез, аны оештыручылар – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә В.И.Вернадский исемендәге фонд һәм Бөтенроссия табигать саклау җәмгыяте.
Акция Хәтер һәм дан елында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, киләчәктә, 2045 елның 9 нчы май көне – Бөек Җиңүнең 100 еллыгын бәйрәм итү көнендә ачу өчен, вакыт капсуласына киләчәк буыннарга юлламалар җыю өчен үткәрелә. Юлламалар эчтәлегенең түбәндәге темалары хуплана: 2045 елга экологик проблемаларны хәл итү турындагы көтүләр, 2045 елга тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә ышаныч, 2045 елга табигать белән гармониядә яшәүче җәмгыятьне формалаштыру, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турындагы хәтерне саклау, планетада, кешелекнең уңышлы үсеш шартларының берсе буларак, тынычлык саклау үгетләре һ.б.
«Бөек Җиңү һәм «Яшел яз» экологик-ватанпәрвәрлек акциясе турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://voop-rf.ru/velikaya-pobeda.